Частное общеобразовательное учреждение
«Средняя школа №23 «Менеджер»

Панорманое фото школы №23 "Менеджер" Альметьевск

Тукай исән,
“Җыры” күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.


 26 нчы апрель- татар халкының бөек шагыйре, әдәби критик, публицист, тәрҗемәче Габдулла Тукайның туган көне. Бу датаны билгеләп үтү - безнең мәктәпнең традициясенә әйләнде. 27 нче апрель көнне башлангыч мәктәпнең, актлар залында Г.Тукайның туган көненә багышланган “Тукай-безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәне татар теле укытучысы Солтанова Гөлнара Серен кызы әзерләде. 1-4 нче сыйныф укучылары бу кичәне бик теләп һәм шатланып көтеп алдылар. Әлеге кичәдә укучылар Г.Тукайның шигырләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бишек җыры” җырларын җырладылар, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Фатима белән Сандугач”, “Бичара куян”, “Су анасы” һәм “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Кичәгә Әлмәт шәһәренең күренекле шагыйрәсе Гәлләмова Гүзәлия Хамидулла кызы да килгән иде. Ул укучыларга Тукайга багышлап язган шигырләрен дә укып китте, мәктәп китапханәсенә үзенең “Яфраклар биюе” исемле шигырен бүләк итте. Әдәби-музыкаль кичә укучылар күңелендә якты мизгелләр булып истә калыр.

 26 апреля - день рождение великого татарского поэта, литературного критика, публициста, переводчика Габдуллы Тукая. Проведение этой даты-стало ежегодной традицией в нашей школе. 27 апреля в актовом зале начальной школы под руководством учителя татарского языка Султановой Г.С был проведен литературно-музыкальный вечер “Тукай в наших сердцах”. На сцене прозвучали его песни “Родной язык”, “Родная деревня”, “Колыбельная”, были поставлены инценировки из произведений “Ребенок и Бабочка”, “Забавный ученик”, “Фатима и Соловей”, “Бедный Зайчишка”, “Водяная”, “Коза и Баран”. Гостем вечера стала знаменитая поэтесса города Альметьевска Галлямова Гузалия Хамидуловна. Она прочитала ученикам свои стихотворения, посвященные Г.Тукаю, подарила в библиотеку школы свой сборник стихотворений «Яфраклар биюе». Этот литературно-музыкальный вечер надолго останется ярким впечатлением в памяти учеников.

Смотреть фотоальбом